Эльвира Вотина: «Үземне иректәге студент дип хис итмим..»

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Сораштыру

Сентябрь аенда Соңга калу көне билгеләп үтелә икән. Сез соңга калып йөрисезме? Билгеләнгән вакытка килмәгән кешеләргә карата фикерегез нинди? Газета укучыларыбызга шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Эльвира ВОТИНА, Мари Иле дәүләт университеты студенты:

– Әти-­әнием кечкенәдән соңга калу ул укытучыларга хөрмәтсезлек билгесе дип өйрәтсә дә, яшермим иртән озаграк йоклыйсы килгән чаклар күп булды. Эх, тизрәк югары уку йортына керсәм, рәхәтләнеп йоклар идем, анда лекцияләргә соңга калсаң да сүз әйтүче юк дип уйлый идем.

Мин хәзер университетның икенче курсында укыйм. Әмма үземне иректәге студент дип хис итмим. Чөнки биредә дә тоткарланырга ярамый. Һәр иртәне университет вәкилләре, аудиторияләргә кереп, дәрескә килмәүчеләрне билгелиләр. Шуңа күрә соңга калмас өчен билгеле бер вакытта йокларга ятарга һәм торырга тырышам. Ә гадәткә кергәч, бу әллә ни авыр түгел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International