Әгерҗе урманчылары чүп-чар һәм урманнарда ауган агачлар җыйдылар
Әгерҗе урманчылыгы һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз өлешләрен керттеләр. Әгерҗе шәһәре янындагы 2 нче кварталда каты көнкүреш чүп-чары җыйдылар, 2 кб/м тәшкил итте, Шаршада урманында 50 кб/м.
"Халыкка исегезгә төшерәсем килә, урманнар планетабызның үпкәсе. Без гөмбә һәм җиләкләр артыннан чиста урманга килергә телибез. Кошлар җырлавын тыңларга. Кошлар - безнең табигатьнең бер өлеше ул. Алар урманнарга, бакчаларга һәм әрәмәлекләргә ямь бирәләр, шәһәр паркларының иң яхшы бизәге булып торалар. Кошлар пейзажны үзгәртәләр һәм үз җырлары белән аны шатлыклы һәм күңелле итәләр. Табигать - кешелек дөньясына хас иң зур байлык ул. Әйдәгез аны саклаыйк! - ди урманчылык җитәкчесе Владимир Ишморатов.
“Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле уздырыла.
Аның төп максаты - урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыру, экологик тәрбия һәм халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләрнең урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә, төп табигый байлыкка мөнәсәбәтне күрсәтергә әзер булуын күрсәтү. Гадәттәгечә акция ел саен язгы һәм көзге чорда ике мәртәбә уздырыла.