Бердәм пособие. Әгерҗе районында социаль фонд аңлатуны дәвам итә

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Әгерҗе районында социаль​ фонд бердәм пособие буенча сорауларга җавап бирүне дәвам итә.

Бердәм пособие билгеләү турында карар нинди срокларда кабул ителә?

Гаризаны карауның стандарт срогы - 10 эш көненә кадәр.

99% очракта пособие шушы 10 көнлек срок чикләрендә билгеләнә.

Сирәк очракларда карау вакыты тагын 20 эш көненә арттырылырга мөмкин. Мәсәлән, өстәмә белешмәләр кирәк булса.

Акча кайчан керер?

Акчаларны беренче түләү билгеләнү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә счетка керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International