Профилактик очрашу узды
24 сентябрьдә Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге коллективы белән профилактик очрашу булды.
Әңгәмә барышында “БДД” ДБУ Яр Чаллы шәһәрендә ТУны профилактикалау бүлеге начальнигы Шиабутдинова Ләйсәния район юлларында һәлакәтләрнең торышы, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүнең ярамаганлыгы турында сөйләде, игътибарлы булырга өндәде, бигрәк тә мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләр тирәсендә.
Шулай ук агымдагы елның 8 аенда авария хәлендәге статистика яңгыратылды