Бу хакта районның ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр
27 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы территориясендә "Светофор" профилактик операциясе узачак.
"Әлеге оператив-профилактик чараны уздыруның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен киметү", - дип хәбәр иттеләр районның ЮХИДИ бүлегендә.
Билгеләп үтелгәнчә, "Светофор" операциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына керү белән бәйле кагыйдә бозуларга аерым игътибар бирәчәк. Инспекторлар йөртүчеләрнең җайга салу сигналлары таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерәчәк.