Әгерҗе районында барлык котельныйларда да җылылык җибәрүне сынап карадылар

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Әгерҗе районында яңа җылыту сезонына әзерлекнең төп этабы тәмамланды


«Төзелеш идарәсе» МУП җитәкчесе Фәннур Шакиров яңа ягу сезонына әзерлекнең төп этабы тәмамлануы турында хәбәр итә. Бу хакта мәгълүмат районның рәсми аккаунтларында урнаштырылган.

"Котельныйлар һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен киләсе ягу сезонына әзерләү буенча төп чаралар тәмамланды. Район газ хезмәте белгечләре тарафыннан газ бирү һәм котельныйларда җылылык җибәрүне сынап карау үткәрелә.

Бүгенге көндә социаль өлкәнең барлык объектларына, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә җылылык бирү эшләре башкарылды. Барлык котельныйларда да авыл җирлекләрендә дә җылытуны сынап карау уздырылды. Нәтиҗәләр уңай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International