Шулай ук 14 авыл җирлеге үз продукциясен тәкъдим итәчәк
30 сентябрьдә иртәнге 7дән шәһәрдә чираттагы көзге ярминкә узачак. Ул Өлкәннәр көненә багышланган булачак.
Сәүдә ике мәйданчыкта: район мәдәният йорты һәм район хакимияте бинасы каршында алып барылачак.
Арпа, бодай, бәрәңге, ит, сөт һәм сөт продуктлары, бал, яңа тотылган балык һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләре сатылачак.
Үз продукциясен шулай ук тәкъдим итәчәкләр:
Тирсә
Исәнбай
Тәбәрле
Девәтернә
Иж-Бубый
Кадрәково
Кадыбаш
Иске Чәке
Иске Эсләк
Күләгәш
Кудаш
Салагыш
Красный бор
Сарсак-Омга авыл җирлекләре.