Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды.
Анда Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы катнашты.
Киңәшмә барышында мәгариф оешмаларының эчке контролендә торучы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның мәшгульлеге, шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү мәсьәләләре каралды.