БДИның минималь баллары билгеләнде

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Шунысы да бар: һәр югары уку йорты баллар планкасын үзе билгеләргә хокуклы

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп фәннәре буенча югары уку йортларына укырга керергә мөмкинлек бирә торган БДИның минималь балларын билгеләде.

Рус теле – 40, математика (профиль дәрәҗәдә) – 39, физика – 39, җәмгыять белеме – 45, тарих – 35, информатика – 44, чит тел – 30, әдәбият – 40, биология – 39, география – 40, химия – 39 балл.

Шунысы да бар: һәр югары уку йорты баллар планкасын үзе билгеләргә хокуклы, әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы куйганнан түбәнрәк булырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International