Әгерҗедә “Педагоглар аллеясы” барлыкка килде

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә барлыгы 7 яңа аллея барлыкка киләчәк


5нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Әгерҗе урманчылыгы ветераннары һәм педагог-ветераннар белән берлектә, яшь миләш үсентеләре - “Педагоглар аллеясы” утырттылар. 

Бу акция балалар бакчасының һәм шәһәребезнең яшел киләчәгенә зур өлеш кертте, кече буынны туган табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтте.

Исегезгә төшерәбез, Әгерҗедә 7 яңа аллея барлыкка киләчәк.

Район җитәкчесе Ленар Нургаянов инициативасы белән шәһәрдә 600 үсенте утыртылачак. Болар - миләш, нарат, чыршы һәм юкә үсентеләре.

Болар барысы да "Урманны саклыйк" экология акциясе кысаларында узачак.

Белешмә өчен. Беренче тапкыр “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе илдә 2019 елда үткәрелде. Экологик инициатива хаклы рәвештә Россиядә иң зурлардан санала башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International