Калган корылмалар исән калды
Якшәмбе көндез янгын сүндерү частена Әгерҗедәге Партизан урамындагы янгын турында хәбәр килеп төшә.
Шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча яна. Килгән янгын сүндерүчеләр утны юк итә алган. Калган корылмалар исән калды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.