Әгерҗе полициясе Җиңү Диктанты "отличнога" язган

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүләкне полицейскийга Әгерҗе районы башлыгы тапшырды


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге участок уполномоченные Айгиз Хәлиуллин “Безнең Җиңү” Оештыру комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әлеге бүләккә ул Россиянең хәрби тарихын яхшы белгәне һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктантта югары нәтиҗә биргәне өчен лаек булды.

Бүләкне "Эшлекле сишәмбе" барышында полиция хезмәткәренә Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International