Район башлыгы Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсенә “бишле” дип бәяләде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Сәүдә җыр һәм биюләр белән барды


Иртәгә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - өлкән буын өчен ихтирам һәм ярату билгесе, алар өлешенә шактый кыенлыклар салган.

Бүген Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Биредә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит, сөт продукциясе, кондитер ризыклары, тәм-томнар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин иде. Авыл җирлекләре дә үз продукциясен тәкъдим итте.

Сәүдә җыр һәм бию белән барды. Артистлар һәм сәнгать коллективлары чын бәйрәм оештырдылар, күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән.

Район башлыгы Ленар Нургаянов үзенең телеграм-каналында ярминкәнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте:


Бүгенге ярминкәгә «биш» дигән катгый билге куям.


Зур ассортимент, 85 ноктадан артык, авыл хуҗалыгы продукциясен киң сайлау


Менә, мәсәлән, Ямурзадан Чулпан Хикмәтуллина төрле төрдәге гөмбәләрне: тозлы, маринадлы, хәтта киптерелгән гөмбәләрне дә алып килгән.


100 грамм авырлыктагы бер пакетка гөмбә чиләге китә! Күз алдыгызга гына китерегез, нинди хезмәт бу! Молодцы! - дип язган Ленар Фәридович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International