Гражданнарга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атналыгы кысаларында Әгерҗе районында булды. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы Ленар Нургаянов белән Әлфия Гомәр кызы яңа Ленин паркында булды, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен төзелгән йортларны карады, шулай ук балаларны Беренче балалар хәрәкәтенә багышлау тантанасында катнашты.
Эшлекле визит кысаларында гражданнарга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре төп вакыйга булды.
Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге канун чыгару мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.