Республика конкурсына йомгаклар ясалды
Әгерҗе районында Девәтернә клубы иң яхшы мәдәният учреждениесе дип танылды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Авыл җирлекләре территориясендә иң яхшы мәдәният учреждениесе» республика конкурсына йомгак ясады.
Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге Девәтернә мәдәният йорты бәйгедә җиңүче һәм 100 мең сум грант иясе булды. Бу акчаларга кирәкле аппаратура сатып алынган.