Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча өлкәннәр өчен кайнар линия узачак

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә үк, 6 октябрьдә 10 нан 12 сәгатькә кадәр телефон аша консультация булачак. 

Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Росреестр һәм Роскадастр экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча өлкән буын вәкилләрен бушлай консультацияли. 

Кайнар линиягә шалтыратып, шуны белергә була:


- Күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк; 

-Дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;

- Үз күчемсез милекне мошенниклык гамәлләреннән ничек сакларга һ.б.

Казанда шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "кайнар линия" бүлегендә бастырылган.

Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International