Карл Маркс урамы буенча күперне ремонтлау кайсы этапта тора

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Монда төп эшләр башкарылган инде


Тиздән Әгерҗе елгасы аша күпердә автомобиль хәрәкәте яңадан торгызылачак.

Исегезгә төшерәбез, К.Маркс үзәк урамына капиталь ремонт кысаларында әлеге күперне тулысынча реконструкцияләү планлаштырылган иде.

- Төп эшләр башкарылды инде. Монологик тимер-бетон торба куелган. Хәзерге вакытта аңа килү юллары тәртипкә китерелә. Торба өстенә асфальт түшәләчәк. Иң ахырдан, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күзлегеннән караганда, мөһим эш башкарылачак - борт ташларын урнаштыру, - дип хәбәр итте “Брус” юл предприятиесенең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсәт Мәһдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International