Чираттагы өмә бүген узачак
Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләгәннән соң, Әгерҗедә ишегалды территорияләрен чистарту өмәләре дәвам итә. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чираттагы өмә бүген Октябрь, 5 адресы буенча депо ягыннан 13:00 сәгатьтә булачак.
Билгеләп үтелгәнчә, узган атнада безнең белән эшкә 200дән артык кеше чыкты.
"Без бергә көч! Катнашкан барлык учреждениеләргә зур рәхмәт! Йортларда яшәүчеләрне дә гомуми эшкә кушылырга чакырабыз!" - диелә хәбәрдә.