«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы дәвам итә
Милли мәдәният һәм традицияләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы игълан ителде. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
31 марттан 24 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа уза, анда яшәүчеләр тарихи-мәдәни күргәзмәләр аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша таныша ала.
Смотр-конкурс графигы нигезендә, ТР муниципаль районнары Мәдәнияте көннәре кысаларында, Әгерҗе районы үзенең бай күпмилләтле мәдәниятен 23 октябрьдә күрсәтәчәк.