Әгерҗе халкы республика фестивалендә катнашты

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Төрле мастер-класслар күрсәтелде


7 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Без бер борын ботагы» PT фин-угор халыклары республика фестивале, «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы үтәлеше буенча узды.

Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларны ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт итү максатларында үткәрелде.

Фестивальнең концертлар программасында Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының һөнәри һәм үзешчән иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәм мәйданчыгында декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе һәм төрле мастер-класслар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International