«Локомотив» командасы «Матур уйна» турнирында 2 нче урынны алды

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Ярышлар Ижауда узды


Ижауда 11х11 форматында "Уйна красиво" футбол буенча традицион бөтенроссия турниры узды. Анда Әгерҗедән тренер-укытучы Идиятов Илдар Рәмис улы җитәкчелегендә "Локомотив" командасы 2 нче урынны яулады.

"Җиңүегез белән котлыйбыз һәм һәрвакыт мөмкинлекләребез, талантларыбыз, үз сәләтләребез, осталыкларыбыз югарылыгында булырга телибез. Һәр максатыгыз һәм һәр омтылышыгыз җиңү белән бәяләнсен, тормышыгызда һәр көн якты, бай һәм искиткеч булсын", - дип шатлыгы белән уртаклаша спорт мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International