Ул БАМск күпереннән төшкәндә Карл Маркс урамы буйлап урнашкан.
Әгерҗедә “Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары” аллеясы барлыкка килде. Әлеге патриотик акциядә мәктәп укучылары да катнашты.
4 нче мәктәпнең 8а сыйныфы укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге каршындагы юл буйлап "Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары" аллеясына нигез салдылар. Урманчылык вәкилләре белән берлектә 45 агач утыртылды.
Егетләр, бик зур җаваплылык белән, агач утыртуга килделәр һәм бу шатландырмый кала алмый. Укучыларның туган шәһәрләрен төзекләндерүдә актив катнашуы шәп, - ди Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе Владимир Ишморатов.
Район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме буенча быел Әгерҗедә алты яңа аллея барлыкка киләчәк. 19 сентябрьдә шәһәрдә агач утырту акциясенә старт бирелде.
Акция кысаларында барлыгы 600 нарат, миләш, чыршы, юкә, чәнечкеле өрәңге үсентеләре утырту планлаштырыла.
.jpg)
.jpg)
.jpg)