Барлыгы 12 бер. техника җәлеп ителәчәк
Муниципалитет кышкы чорга актив әзерләнә. Бу хакта Әгерҗе районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә урамнарны һәм юлларны «Төзелеш идарәсе» МУП чистартачак, төбәк юлларын - «Брус» ҖЧҖ, ишегалларын - «Хәлим» КФХ чистартачак.
Әгерҗе районында барысы 12 бер. техника эшләячәк. Комлы-тозлы катнашма сатып алынган.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы һәм ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә хезмәт күрсәтүче оешмаларның кышкы чорга әзерлеген тикшерәчәкләр.
"Хезмәт күрсәтүче оешмалар юлларны, тротуарларны, җәяүлеләр күперләрен чистарта, әмма янәшәдәге территорияләрне карап тоту хокук ияләре булып кала. Барысын да үз территорияләрен тәртиптә тотарга чакырабыз: һәр эштә тәртип булсын!" - диелә хәбәрдә.