«Саетов Илнур» фермер хуҗалыгы Сарсак-Омгада терлекчелекне үстерү буенча зур эш башкара
Районга «Ак Барс» агрофирмасы инвесторы булып килгәч һәм күп кенә колхозлар аның канаты астына баскач, сарсак-омгинлылар аерым хуҗалык булып калуны өстен күрде. Шуңа күрә монда терлекчелек фермалары да, машина-трактор паркы да, ындыр табаклары да сакланып калган.
Ләкин бу хуҗалыкка да үзгәреш җиле кагылды. Моннан берничә ел элек Сарсак-Омгада терлекчелек фермаларын Марат Хәсәнов сатып алган, әмма узган ел ул эшчәнлеген туктаткан. Шуңа да карамастан, терлекләрнең баш саны бетерелмәгән, кешеләр дә эшсез калмаган. Кучуков авылында туып-үскән Илнур Сәетов, фермаларны терлек белән бергә сатып алып, хуҗалыкны үстерү өчен яңа этәргеч бирде.
Яңа фермер беренче көнне үк җиңнәрен сызганып эшкә кереште. Идарә итүче итеп, югары оештыру сәләте белән аерылып торган авыл хуҗалыгында күпьеллык эш стажы булган кучукчы Ирек Сабирҗанов билгеләнде.
- Безнең алда беренче чираттагы бурыч куелды - сөт күләмен арттыру. Моның өчен азык рационын алыштыру, сыерларның баш санын арттыру актуаль тема булды, - ди идарәче.
Шулай эшләдек тә!
ХӘЗЕР ӨЧЕН КҮҢЕЛГӘН МИЛЯУШЫ МИЛЯГЪФАРОВА ӨЧЕН КҮРСӘТКЕЧЕ. 2023 ел