Әгерҗе районы башлыгы Людмила Тукмачеваны тантаналы рәвештә бүләкләде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

ГТО нормативларын тапшыру буенча 1 нче урынны яулады


Бүген администрациянең актлар залында "Эшлекле мохит" киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында район башлыгы Ленар Нургаянов катнашында тантаналы бүләкләү узды.

26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә Россия пенсионерларының ГТО нормативларын тапшыру буенча VIII спартакиадасы узды.

Актив тормыш позициясе, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм Әгерҗе районы һәм Татарстан Республикасы спорт абруен саклап калуга керткән саллы өлеше өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты белән Тукмачева Людмила Михайловна бүләкләнде, ул ГТО нормативларын тапшыру буенча 1 урын һәм җиңел атлетика буенча 6 урын алды.

Аны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International