Әгерҗе, Балтач, Актаныш, Менделеевск районнары тәрбиячеләре педагогик чара үткәрделәр
Туган мари телендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогларның иҗади һәм һөнәри активлыгын стимуллаштыру, тәрбия һәм укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату максатыннан Әгерҗе районы Бима балалар бакчасында “Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын (чуваш, удмурт, мари, мордва) гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог” республика конкурсының зона этабы узды.
Әгерҗе, Балтач, Актаныш, Менделеевск районнары тәрбиячеләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә педагогик чара үткәрделәр.
Финал этабына Әгерҗе һәм Балтач районнары педагоглары чыкты. Аларга уңышлар телибез!