Мәктәп укучылары Әгерҗедә агач утыртуда актив катнашалар

2023 елның 20 октябре, җомга

Планлаштырылган 600 агачның 400 е утыртылган инде.


Шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары Әгерҗедә агач утыртуда актив катнашалар.

Әгерҗе урманчылыгы вәкилләре белән бергә планлаштырылган 600 агачтан 400 агач утыртылды.

- Егетләр агач утыртуга югары җаваплылык белән килделәр һәм бу шатландырмый кала алмый. Укучыларның туган шәһәрләрен төзекләндерүдә актив катнашуы бик яхшы, - ди Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Владимир Ишморатов.

Күптән түгел Әгерҗедә “Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары” аллеясы барлыкка килүен дә искә төшерәбез.

4 нче мәктәпнең 8а сыйныфы укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге каршындагы юл буйлап "Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары" аллеясына нигез салдылар. 

Район башлыгы Ленар Нургаянов инициативасы белән зур эш алып барыла. Быел Әгерҗедә алты яңа аллея барлыкка киләчәк. 19 сентябрьдә шәһәрдә агач утырту акциясенә старт бирелде.

Акция кысаларында барлыгы 600 нарат, миләш, чыршы, юкә, чәнечкеле өрәңге үсентеләре утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International