Әгерҗе районыннан Наталья Хәмидуллина елның иң яхшы тәрбиячесе булды

2023 елның 20 октябре, җомга

Быел конкурс 10 нчы тапкыр үткәрелде


Иң яхшы авыл тәрбиячеләре кичә «Авыл укытучысы-2023» еллык конкурсы кысаларында игълан ителде. Чара Казанда 379 нчы балалар бакчасы базасында узды.

Быел конкурс 10 нчы тапкыр үткәрелде. Конкурс финалында жюри каршында республиканың төрле районнарыннан 6 тәрбияче үз дәресләрен тәкъдим итте, шул исәптән Әгерҗе районыннан.

Конкурс йомгаклары буенча авыл җирлегендә яшәүче республиканың иң яхшы ике тәрбиячесе игълан ителде. Бу исемне Балтач районы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина һәм Әгерҗе районы Иж-Бубый балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Хәмидуллина алды.

Фото: https://magarif-uku.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International