Бүген Казанда Әгерҗе районы Мәдәният көне уза

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Кунакларны Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча көтәләр.


Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында Әгерҗе районының “Тоньяк йолдызым син-Әгерҗем!” дигән мәдәният көне уза. Чараның иҗат программасы интерактив локацияләрне, күргәзмәләрне һәм мастер-классларны үз эченә алачак, районның күпмилләтле колориты палитрасын ачачак.

Бу минутларда кунакларның тантаналы очрашуы уза. 14.00 сәгатьтә үк әлеге чараны күпмилләтле гореф-гадәтләр һәм йолалар тәкъдим ителәчәк күргәзмәләр, мастер-класслар, милли кухня, интерактив мәйданчыклар ачачак.

Кунакларны Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International