Әгерҗедә беренче кар яуды

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Кар республиканың башка районнарында да яуган


Бүген, 23 октябрьдә, Әгерҗедә беренче кар яуды. Моңа кадәр кар яву рәвешендә Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада һәм республиканың башка торак пунктларында узды.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматы буенча, иртәгә республикада циклон йогынтысында яңгыр һәм кар явым-төшемнәре, урыны белән көчле кар яву күзәтеләчәк - бер тәүлек эчендә айлык норманың яртысына якыны төшеп калырга мөмкин.

Урыны белән томан булыр. Төнлә аерым төньяк районнарда бозлавык фаразлана. Көндез, салкын атмосфера фронты үтү белән, юеш кар һәм буран булуы көтелә. Көндез көньяк-көнбатыштан искән җил төньякка алышына, шул ук вакытта ашкынулар 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин.


Төнлә һәм көндез һава температурасы 4..-1˚, көндез көньяк районнарда кыска вакыт белән 5 кә кадәр җылына. 10˚, көн дәвамында кичкә таба һәр җирдә _ 2...-3˚. Көндез һәм кичен юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International