Алынган акчалар сугышчыларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак
Әгерҗе районында СВО сугышчыларына ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
2 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Ямурза авылында Крындино, Кичкетаң, Ямурза авыл клубларының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
3 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Әгерҗедәге Айтуганов исемендәге мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективлары катнашында киң концерт программасы узачак.
4 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Иж-Бубый мәдәният йортында “Йөрәкләрдә хисләр вирусы” хәйрия концерты була.
Санап үтелгән концертларга Әгерҗе районының күп кенә авыл җирлекләрендә кушылачак, хәйрия бәйрәм чаралары оештырачак.
Билетларны сатудан алынган акчалар махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүгә китәчәк.
Контракт буенча барлык сорауларга бердәм номерның 117 телефоны һәм heroes-tatarstan.ru порталында җавап бирергә әзер.