ЮХИДИ хезмәткәрләре 4 нче мәктәптә укучыларның ата-аналары белән очрашу үткәрде

2023 елның 27 октябре, җомга

Укучылар каникулларын куркынычсыз итү - уздырыла торган әңгәмәләрнең иң төп бурычы


Көзге каникуллар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрә. Мондый очрашу кичә Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбендә узды.

Әлеге чара кысаларында Әгерҗе районының Яр Чаллыдагы ТУ профилактикасы бүлеге башлыгы Шиһабетдинова Ләйсәния һәм башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Мәҗитова Ольга  укучыларның ата-аналары белән юл-транспорт травматизмын профилактикалау, көзге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен исегезгә төшердек, җәяүлеләр кичүенә чыгу юлның куркынычсызлыгын аңлаттык. Шулай ук алар яктылык кайтару элементларын куллануның кирәклеге турында да искәртте.

Укучылар каникулларын куркынычсыз итү - уздырыла торган әңгәмәләрнең иң төп бурычы.

Каникуллар - транспорт чаралары йөртүчеләр һәм җәяүле балалар аеруча сак булырга тиешле вакыт. Каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Һәм кечкенә җәяүлеләр күңелсез хәлгә эләкмәсен өчен, Дәүләт автоиспекциясе аларга куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International