Вакцина ышанычлы профилактика чарасы булып тора
Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников грипптан вакцинацияләнә һәм эстафетаны хезмәттәшләренә тапшыра.
Традиция буенча беренче булып медицина хезмәткәрләре вакцинация уза. Алар үз мисаллары белән вакцинаның тулысынча куркынычсыз булуын күрсәтергә әзер, һәм авыру очрагында куркыныч катлаулануларны профилактикалауның ышанычлы чарасы булып тора.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән беррәттән, хәвеф-хәтәр төркеменә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр керә. Мондый гражданнарга шулай ук беренче чиратта прививка ясарга кирәк.
Шуны да искәртик: Әгерҗе районында гриппка каршы прививка эшләре дәвам итә. Вакцинация бушлай.
Прививка куйганчы, участок терапевты яки фельдшерын карарга кирәк. Авыл халкы ФАПларга, амбулаторияләргә, Красный бор участок хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Хәзерге вакытта "Совигрипп" һәм "Ультрикс Квадри" вакциналары бар.
Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз! Исегездә тотыгыз! Эпидсезон башланганчы гриппка каршы еллык вакцинация - гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы!
Поликлиника регистратурасы телефоны 2-69-22