Балалар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар
Көзге каникуллар алдыннан, 27 октябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов эш сәфәре белән Әгерҗе районына килде.
Әгерҗе районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә ул Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбендә балалар юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлтелгән очрашуда булды һәм юлда яшь балаларны тәрбияләү буенча эш белән танышты.
Дамир Бикмөхәммәтов балаларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бик игътибарлы булырга һәм караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакырды.
Балалар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар.
Чара азагында балалар юлда үзеңне хәвеф-хәтәрсез тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр. Яхшы белемнәр өчен балаларга истәлекле тематик бүләкләр һәм танып белү брошюралары тапшырылды.