Илдус Чураев оныгы Әмир белән район данын яклады
Казанда “Буыннарның бәйләнеше” йөзү буенча республика ярышлары узды.
Анда Әгерҗедән өченче буын вәкиле Илдус Чураев һәм аның оныгы Әмир Хәйруллин, 3нче шәһәр мәктәбе укучысы катнашты. Бөтен республикадан 33 команда арасында алар 10 нчы команда урынын алдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Олимп” спорт комплексында узган бәйгеләрнең муниципаль этабында 4 гаилә катнашты.
Илдус Чураев оныгы Әмир белән 1 урынны яулап, район данын республика дәрәҗәсендә яклау хокукына ия булды.