Әгерҗе полициясен хөрмәтләделәр

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Район мәдәният йортында тантаналы бүләкләү булды


Әгерҗедә полиция участок уполномоченныйлары хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан флагны тапшыру кысаларында тантаналы бүләкләү булды.

Бу көнне хезмәт ветераннарын: отставкадагы милиция капитаны Ахунҗанов Нәҗип Зиннәт улын һәм отставкадагы милиция капитаны Сәгыйть Гариф улын хөрмәтләделәр. Алар ТР Әгерҗе районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Шулай ук хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Әгерҗе районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:


- полициянең өлкән лейтенанты Василий Красильников,


Полиция лейтенанты Никита Болотов,


- полициянең кече лейтенанты Әлфинат Нәфыйков.

Бүләкләрне ТР буенча участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы Марат Фәтхуллин тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 17 ноябрендә хезмәт оешуга 100 ел тулу билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International