Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Валерий Макаров белән хушлашу Яр Чаллыда узачак

2023 елның 3 ноябре, җомга

Панихида 4 ноябрьдә 10 сәгатьтә башлана


Шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында Әгерҗе муниципаль районының элеккеге башлыгы Валерий Владимирович Макаров белән хушлашу узачак. Бу хакта мәгълүматны район администрациясендә расладылар.

Панихида 4 ноябрьдә 10 сәгатьтә башлана. 

Валерий Макаров бүген иртән озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Аңа 58 яшь иде.  Макаровның үлеме турында район башлыгы Ленар Нургаянов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International