Әгерҗе районы башлыгы ТР Конституциясе көне белән котлады

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Бүген республиканың төп документына 31 ел тула


Әгерҗе районы башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады. Бүген документка 31 яшь тула. Үз постын ул ТГ-каналда бастырды.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүнең нигезе булып тора. Ә бәйрәм Татарстанның күпмилләтле халкы бердәмлеге һәм берләшү традицияләренә тирән ихтирам уята. Республиканың Төп законында чагылдырылган нормалар һәм кыйммәтләр Татарстан Республикасының тотрыклы үсешенең һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.

Бәйрәм белән, кадерле әгерҗелеләр! Бәйрәм белән! - дип язган Ленар Фәридович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International