"Гриппол плюс" вакцинасының килүе көтелә
Районның медицина учреждениеләрендә гриппка каршы вакцинация дәвам итә.
Мөрәҗәгать итүчеләргә "Совгрипп" вакцинасы куела. Тиздән "Гриппол плюс" вакциналары килүе көтелә.
Вакционлашырга теләүчеләр район үзәк хастаханәсе поликлиникасына, Красный бор участок хастаханәсенә, амбулатория һәм ФАПларга мөрәҗәгать итә ала. Вакцина алдыннан участок терапевты яки фельдшер тарафыннан тикшерү уздырыла.