Көн тәртибендә 7 сорау
14 ноябрьдә сәгать 9 да хакимиятнең актлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXII утырышы узачак.
Көн тәртибе:
1. 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Әгерҗе муниципаль районы бюджеты проекты турында.
2. Әгерҗе муниципаль районы Советының «2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында» 2022 елның 15 декабрендәге 23-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Әгерҗе муниципаль районы Советының “Әгерҗе муниципаль районында вакантлы идарәчелек Вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында” 2014 елның 09 апрелендәге 32-4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2016 елның 11 апрелендәге 8-4 номерлы «Татарстан Республикасы Әгерҗе районында муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру, шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру хакында» карарын үз көчен югалткан дип тану турында.
5. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2018 елның 20 августындагы 29-2 номерлы карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
6. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
7. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.
**
Утырышка район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм Яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.