Әгерҗе шәһәрендә мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары узды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә уйнадылар


14 ноябрьдә "Локомотив" футбол манежында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге башлыгы Илшат Гарифуллин, "Спорт мәктәбе" директоры Илдус Чуков катнашты. Алар ярышта катнашучыларны сәламләделәр, аларга матур һәм нәтиҗәле уеннар теләп калдылар.

Ярышларның беренче көнендә Әгерҗе шәһәренең "Локомотив" командасы тренеры Идиятов Илдар Рамис улы җитәкчелегендә 2 нче урынны яулады. Әгерҗе шәһәренең "Спутник" тренеры Колчин Алексей Владимирович җитәкчелегендә 4 нче урынны яулады.

Ярышларда Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән егетләр катнашты. Команда - ике көнлек ярышларда җиңүче финалга чыга. Бәхетлеләрнең кем икәнен тиздән белербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International