Россиядә өстәмә хезмәтләр һәм товарлар таккан өчен штрафлар кертелә. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин 19 октябрьдә кулкуйды. Дәүләт Думасында закон кабул итү россиялеләрне намуссызсатучылардан һәм артык чыгымнардан өстәмә рәвештә яклаячак дипсаныйлар.
Яңа закон товарларны һәм хезмәтләрне тагу өчен генә түгел, ә кулланучыныңшикаятен караудан нигезсез баш тарту өчен дә җаваплылыкны күздә тота.
Өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләр таккан өчен вазыйфаи затларга аерымтүләү өчен 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр, ә юридик затларга 20 мең сумнан40 мең сумга кадәр штраф салыначак. Сүз законга каршы килеп, килешүтөзегәнче кулланучыга төп товарлар, эшләр яки хезмәтләр сатып алгандаөстәмә товарлар сатып алырга яки башка килешүләр төзергә кирәк дигәнситуацияләр турында бара; килешүдә төп товарларны, эшләрне яки хезмәтләрне сатып алу өстәмә товарларны мәҗбүри сатып алу белән бәйле. Яңалык мәҗбүри иминият килешүләрен төзегәндә кулланылмаячак. Шулайук кулланучының хокукларын бозу белән бәйле таләпләрен нигезсез рәвештәкире кагу яки караудан качу өчен җаваплылыкка тартылачак. Вазифаи затларөчен штраф 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы