Балалар биремнәрне үтәделәр
«ЗДОРОВЫМ - ЗДОРОВО», шундый исем астында «Форпост» үзәге Әгерҗе шәһәрендә 4 нче мәктәп укучылары белән профилактик класс сәгате үткәрде. Очрашу барышында яшүсмерләр организмын үстерүгә, сәламәтлеккә начар мөнәсәбәт нәтиҗәләренә кагылышлы аеруча мөһим сорауларга кагылдылар.
Балалар “Сәламәт яшәү рәвеше” темасы буенча сорауларга җавап бирделәр, проблемалы ситуацияләрне тикшерделәр, үз фикерләрен әйттеләр, анаграммалар, ребуслар, кроссвордлар, башваткычлар чиштеләр, “Сүзлек әйтеп бир” (сәламәтлек турында мәкальләр) уенда уйнадылар.
Балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күп кенә яңа биремнәр алдылар.