Әлфия Когогина: Креатив индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты иҗади һөнәрләр үсешен стимуллаштырырга тиеш.

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта креатив индустрияләрне үстерү турында закон проекты кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проектын караганда мондый көчле, эмоциональ дискуссия еш булмый. Сәбәбе креатив индустрияләрне үстерү турындагы инициатива булды. Мондый фикер алышу - мәсьәләнең инде өлгереп җитүен һәм актуаль булуын тагын бер дәлил. Документ РФ Президенты Владимир Путинның креатив индустрияләр өлкәсендә хокукый җайга салуны законнар дәрәҗәсендә унификацияләү өчен йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән һәм иҗади һөнәрләрне үстерүне стимуллаштырырга тиеш".

"Шушы көннәрдә Дәүләт Думасында креатив индустрияләр вәкилләре катнашында масштаблы парламент тыңлаулары узачак. Шулай итеп, закон проекты эшләнә торган кешеләр аны корректировкада катнаша алачак, һәм без икенче укылышка төзәтмәләр өстендә уртак эшне дәвам итәчәкбез ", - дип өстәде парламентарий. Парламент тыңлауларында катнашуга халык һөнәрләре һәм кәсепләре, декоратив-гамәли һәм сценография сәнгате осталары, кием-салым һәм аксессуарлар авторлары һәм җитештерүчеләр, дизайнерлар, архитекторлар, тәэмин итү ипрограммасы, компьютер һәм видеоуеннар осталары чакырылачак.

Закон проекты Россия Федерациясендә «креатив икътисадның база секторы буларак» креатив индустрияләрне оештыруны һәм үстерүне хокукый җайга салу нигезләрен кертә һәм мондый индустрияләр субъектларына эшчәнлек һәм дәүләт ярдәме шартларын билгели.

Креатив индустрияләр дигәндә, эчке һәм тышкы базарларда барлыкка килү, уникаль һәм икътисадый кыйммәткә ия булган креатив продуктларны тарату һәм (яисә) реализацияләү белән турыдан-туры бәйле икътисадый эшчәнлек күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International