Барлыгы 16 команда катнашты
Ижауда 2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында "Львиная лига - 2023" футбол буенча төбәк турниры булды. Тренер-укытучы Колчин Алексей җитәкчелегендәге "Спутник" футбол командасы 16 командадан беренче урынны алды.
Турнирның иң яхшы капкачысы дип Ерохин Михаилны таныдылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ике Әгерҗе футбол командасы ТР беренчелегенең мини-футбол буенча зона этабында җиңүче булды.