Яңа Указ 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак
Бүген Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин һәм Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев Локомотив эксплуатация һәм ремонт депосы хезмәт коллективлары белән очрашты. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җитәкчеләр СВО зонасында якташ сугышчыларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр, контракт хезмәте шартлары буенча аңлатмалар бирделәр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, СВО катнашучыларының хезмәт хакы 210 мең сум тәшкил итәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакы 10,5% ка индексацияләнгән.
Шулай ук хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасына килү буенча өстәмә түләүләр һәм махсус хәрби операция уздыру барышында махсус аерымлыклар өчен түләүләр билгеләнгән.
ТР Президенты Рәис Миңнеханов контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр турында указга кул куйды.
2023 елның 31 августыннан соң Татарстан хәрби комиссариатында яисә республиканың хәрби частьларында контракт төзегән барлык мобилизацияләнгән һәм ашыгыч хезмәт үтүче 305 мең сум акча алачак.
Указ 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр беренче чиратта район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефоннар - 25338, 25335