Район хакимиятендә тантаналы бүләкләү узды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы алдынгыларга рәхмәт белдерде


Бүген администрациянең актлар залында "Эшлекле мохит" киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында район башлыгы Ленар Нургаянов катнашында тантаналы бүләкләү узды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

«Киләчәккә Алдынгы балалар бакчасы - тәрбия, укыту, остазлык» Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче дипломы һәм бәйгедә актив катнашканы өчен Әгерҗе шәһәренең 6 нчы балалар бакчасы (Җитәкчесе Батырова Лениза Рафисовна) бүләкләнә.


Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының «Китап җәе» республика китапханә проектлары циклы кысаларында чаралар үткәрүдә актив катнашуы өчен Татарстан Республикасының Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханә системасы бүләкләнә (җитәкчесе Нурмөхәммәтова Чулпан Равилевна)

Традицион музыка коралларында «FEST Милли коралы» Республика башкаручылар фестивале лауреаты дипломы белән «Көмеш телле гармун» гармунчылар Халык ансамбле (җитәкчесе Муллахмәтов Марат Альберт улы) бүләкләнә

«Безнең йорт Татарстан. Россия”, “Моңлы тамчы” балалар фольклор коллективларының XI Республика фестивале лауреаты дипломы. Шалтыравык тамчы» белән Марий халык фольклор ансамбле - «Эр Ужара» («Иртәнге таң») (Җитәкчеләре Корнев Владимир Иванович һәм Изибаева Ольга Александровна) бүләкләнә.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 100 000 сумлык бүләк сертификаты белән Девәтернә авыл мәдәният йорты (мөдире Арсланов Фәнис Фазыл улы) бүләкләнә

«Опора и авторитет» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 50 000 сумлык бүләк сертификаты белән Хаҗиева Әлфия Мөсәвировна - персонал белән идарә итү буенча район Мәдәният йорты директоры урынбасары

«Гаиләләр белән эшләү проектларына ярдәм» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 60 000 сумлык бүләк сертификаты белән «Мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 200 000 сумлык бүләк сертификаты белән проектлар авторы Тимуршина Ләйсән Фәизовна - район мәдәният йорты методисты бүләкләнә.

Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән Скворцова Елена Геннадьевна бүләкләнә - район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International