Әгерҗе районында “Йөзү буенча Всевобуч” проектына старт бирелде

2023 елның 1 декабре, җомга

Йөзү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән


Район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме белән “Олимп” спорт комплексында “Йөзү буенча Всевобуч” йөзүгә өйрәтү буенча яңа проект старт алды. Проект кысаларында шәһәр мәктәпләренең 2 сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтәчәкләр.

- Бу проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга, икенчедән, суда бәхетсезлек очракларын профилактикалауга юнәлтелгән, - диде район башлыгы Ленар Нургаянов, район мәктәпләрендә укучыларны, аларның укытучыларын, ата-аналарын сәламләп.

Йөзү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән. Аларга шәһәр мәктәпләренең 2 нче сыйныф укучылары йөриячәк. Яңа елга кадәр дәресләрдә 1нче гимназиядән 104 бала һәм 2нче мәктәп укучылары булачак. 2024 елда 3 нче һәм 4 нче мәктәпләр укучыларын көтәләр.

Йөзү серләренә балаларны тәҗрибәле инструктор Сергей Павлычев өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International