Анда шәһәрнең һәм Терси авылының балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты
Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, Әгерҗе шәһәренең 7 нче балалар бакчасы базасында “Күңелле күңел ачу” мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында хореографик осталык муниципаль конкурсы узды. Анда шәһәрнең һәм Терси авылының балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Конкурсның максаты - хореография һәм бию сәнгате өлкәсендә мәктәпкәчә яшьтәге талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.