"Спутник" хоккейчылары Алабугадан җиңү белән кайтты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Балаларны өйрәтә Гарифуллин Әскат


Алабугадагы “Боз сарае”нда 2015 елгы малайлар командалары арасында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призына ике көнлек турнир тәмамланды. "Спутник" хоккей командасының яшь хоккейчылары тренер-укытучы Гарифуллин Әсгать Наил улы җитәкчелегендә Менделеевскидан 20:0 исәбе белән "Айсберг" хоккей командасын җиңде, шулай ук Можгадан "Медведи" командасын 7:2 исәбе белән җиңде.

Ахыр чиктә, "Спутник" биш команда арасында беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International